df5e76fc6e0cf33469544ef57ad8cd17.pngКүңел байлыгы
Күп хазина ята
Һәр кешенең эчендә.
Ә ул шуны аңламый,
Белми дә, сизми дә.
Алтын да бар, көмеш тә,
Төбе алмаз гына.
Ак энҗеләр сибелгән
Күңел кылларына.
Хазина дип атала
Күңел байлыгы.
Саф, изге уйлар –
Йөз яктылыгы.
Тышкы кыяфәтне
Көзге дөрес күрсәтер.
Эчке дөньяң матурмы –
Анысын халык әйтер.